Пенсиягә чыгу өчен документларны ничек җыярга?

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында)  җитәкчесе Алсу Ганиевадан укучыларыбыз сорауларына җавап бирүен үтендек.

Ул түбәндәгеләрне искәртте: шәхси (персонификацияләнгән) учет мәгълүматләре буенча пенсияне үзвакытында һәм дөрес билгеләү өчен булачак пенсионерлар белән эшне Россия Пенсия фондының ТР буенча территориаль органнар уздыра.

Әлеге эш бәрабәренә пенсия билгеләү өчен мәҗбүри пенсия иминияте системасында гражданнарның пенсия хокуклары турында мәгълүматләр төгәлләшә.

Мәгълүматләр белән танышу, төгәлрәк әйткәндә лицевой счеттан өземтәне гражданинның  шәхси счетыннан алырга була, шулай ук РПФның рәсми сайтында гражданинның шәхси кабинетында яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International