Казанда татар хатын-кызларының VI Бөтендөнья форумы узды

2021 елның 23 мае, якшәмбе

Чарага 7 чит илдән һәм 60 төбәктән 285 татар хатын-кызы чакырылган.

Чарада Минзәлә районында "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Гөлназ Хәлиуллина катнашты.

- Форум программасы бай һәм эчтәлекле иде. Дискуссия мәйданчыклары эшендә катнаштык, "Яшел яр" укытучы театры эшендә теләп катнаштык.

"Чулпан" мәдәни үзәгендә татар хатын-кызларының кул эшләре эшләнмәләре күргәзмәсендә булдылар. Шулай ук мөселман дөньясында танылу алган Рәшидә абыстай Усмановага багышланган чара узды. Төшке аштан соң Татарстан Республикасы премьер-министры ,Бөтендөнья татар конгрессының Милли советы рәисе Васил Шәйхразиев катнашында пленар утырыш узды.

Очраш Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗевның "Өч аршин җир" спектакле белән тәмамланды. Очрашу югары дәрәҗәдә оештырыгды. Монда Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы иҗтәкчесе Кадрия Идрисованың роле зур.Катнашучылар тәҗридә уртаклаштылар, үз алларына зур бурычлар куйдылар,- дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлназ Хәлиуллина.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-kazani-proshel-vi-vsemirnyy-forum-tatarskikh-zhenshchin

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International