21 май көнне Минзәлә муниципаль районының Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгечләре район авылларына өйдә социаль хезмәт күрсәтелүче гражданнарга социаль хезмәткәрләрнең социаль хезмәтләр күрсәтү сыйфатын, күләмен контрольдә тоту буенча чираттагы тикшерү белән чыктылар. Тикшерү барышында өлкәннәр белән коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация турында профилактик әңгәмәләр уздырылды.