Бүген Минзәлә шәһәренең 1 нче урта мәктәбе чыгарылыш сыйныф укучыларының соңгы кыңгырау бәйрәме узды

2021 елның 22 мае, шимбә

Мәктәптә капиталь ремонт узу сәбәпле, "Соңгы кыңгырау" бәйрәме район Мәдәният сараенда узды.

Әлеге чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева барлык чыгарылыш укучыларын бәйрәм белән котлады, аларга уңышлар, тормышта үз урыннарын табуларын теләде. Укучыларны яңа тормышка чакыручы соңгы кыңгырау чыңлады.

1 нче урта мәктәпне 22 укучы тәмамлый. ике уку алдынгысы медаль алыр дип көтелә.
Сыйныф җитәкчесе Наилә Габдуллина унберенчеләр турында горурланып сөйләде:

-Укучыларым эш сөючән, максатчан, бердәм. Алар олимпидаларда, спорт һәм иҗади конкурсларда җиңделәр. Район һәм республика конкурсларында сынатмадылар. Алар белән эшләве рәхәт булды.
Һәр егет һәм кыз күңелләренә якын һөнәр алырга тели.

Әйтик, Анастасия Козина - КФУ, Елизавета Будрина, Владислав Петров – Казан энергетика университетын сайлаган, Азат Нуретдинов – Казан медицина университеында, Константин Алешков, Булат Шәйхаттаров – Казан авиация университет,ында укырга, Салават Якиев нефтьче булырга тели.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/segodnya-sostoyalsya-prazdnik-poslednego-zvonka-vypusknikov-sredney-shkoly-1-goroda-menzelinska

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International