Кадерле чыгарылыш укучылары!
Кадерле укытучылар һәм ата-аналар!
Сезне чын күңелдән "Соңгы кыңгырау" бәйрәме белән котлыйм!
Мәктәп еллары тәмам, яңа зур тормыш башлана. Алда - чыгарылыш имтиханнары һәм алга таба җитди мөстәкыйль сайлау. Үз-үзегезне күрсәтү, дөньяда үз урыныгызны табу өчен зур мөмкинлекләр ачыла.
Карарларыгыз кыю һәм зирәк булсын!
Фидакарь хезмәтләре өчен педагогларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Чыгарылыш укучыларының әхлакый нигезләре һәм тормыш кыйммәтләрен аңлауда укытучының роле зур.
Кадерле балалар, бу истәлекле көндә сезгә көч, оптимизм, үз-үзегезгә ышанганлык, иҗади күтәренкеле һәм уэышлар телим!
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район
башлыгы А.Ф. Сәлахов.