2021 елның 1 гыйнварыннан инвалидлыгы булган затларга бушлай парковкага хокук бары тик Инвалидларның федераль реестрына кертелгән мәгълүматләр нигезендә генә гамәлгә ашырыла.
Тиешле гаризаны йөрү планлаштырылган автомобильнең номерын, маркасын һәм моделен күрсәтеп, инвалидның шәхси сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә була.
Гаризаны КФҮ аша да бирергә була. Шуңа игътибар итегез, РПФның Клиентлар хезмәте әлеге гаризаларны кабул итми.
Реестрга кертелгән мәгълүмат илнең барлык территориясендә гамәлдә.
