Дәүләт Думасы гаиләгә ярдәмгә юнәлтелгән төзәтмәләрне өченче, соңгы укылышта кабул итте. Сүз бала пособиеләрен түләүне һәм больничныйларны түләүне җайга салучы кануннарга үзгәрешләр хакында бара.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новелланы шәрехләде: "Владимир Путинның йөкләмәләрен үтәү йөзеннән,Федераль Җыенга Юллама кысаларында бүген без гаиләгә ярдәмгә юнәлтелгән төзәтмәләрнең үзенчәлекле социаль әһәмиятле, мөһим төзәтмәләр кабул иттек".
Йөклелекнең иртә срокларында (12 атнага кадәр) учетка баскан хатын-кызларга 2021 елның 1 июленнән ай саен яшәү минимумының 50%ы күләмендә пособие түләнәчәк.
Йөклелек срогы 6 һәм аннан артыграк булган һәм гаиләнең бер кешелек кереме яшәү минимумыннан артмаган хатын-кызлар әлеге түләүгә хокуклы.
Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие 8 яшькә кадәрге авыру баланы карау зарурылыгы булганда, 2021 елның 1 сентябреннән хезмәт хакының 100%ы күләмендә түләнәчәк.
Пособие по временной нетрудоспособности при необходимости осуществления ухода за заболевшим ребенком до 8 лет с 1 сентября 2021 года будет выплачиваться в размере 100 % среднего заработка.