Идел Россиянең эре су артериясе. Европада иң зур елгаларның берсе.
Бөек елга көнен билгеләү кысаларында Идел төбәкара табигатьне саклау прокуратурасының Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы укучылар игътибарына су ресурслары проблемалары, ведомствоның су объектларын саклау өлкәсендә эш чаралары һәм нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерә.
Россиянең су объектлары – бу 2, 5млн. зур һәм кече елгалар, 2 млн. күл, сусаклагычларны һәм диңгезләрне исәпләмичә. Россия Федерациясенең Су Кодексы нигезендә сулыкларның яр буйларында үз-үзеңне суда тоту кагыйдәләре белән су саклау зонасы билгеләнә.
«Су саклау зонасы» төшенчәсе илебездә 1936 елда барлыкка килгән. Ул чакта эре елга ярлары буйлап урман кисү тыелган. Тыелган территория киңлеге 4 - 20 чакрым тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы чикләрендә Куйбышев сусаклагычы,аның чикләре озынлыгы - 1400 км, шулай ук Түбән Кама сусаклагычы, аның чикләре озынлыгы - 400 км.га якын.