Әлфия Когогина: Авыл пенсионерларына шәһәргә күчкәндә югары түләүләр саклану турында төзәтмәләр Дәүләт думасы тарафыннан соңгы укылышта кабул ителде

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Мәшгульлек хезмәте органнары тәкъдиме буенча билгеләнгән пенсияләр, авыл пенсионерларын шәһәргә күчкәндә югары түләүләрне саклау турында нигезләмәне үз эченә алган инвалидлык буенча иминият пенсияләре һәм инвалидлык буенча социаль пенсияләрне гаризасыз бирү тәртибе турындагы канун Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде:

«Канун Федераль Җыенга Юллама кысаларында Россия Президенты йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итеп. социалҗ түләүләрне алу тәртибен гадиләштерә. Минем округтагы авыл халкы өчен бу аеруча мөһим, партия тәкъдим иткән төзәтмәләр нигезендә иминият пенсиясенә 25 процент өстәмә түләү алучы авыл хуҗалыгында 30 елдан артык хезмәт куйган пенсионерлар шәһәргә күчкәнда аны саклап калалар".

Әлеге канун 2022 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International