Менталь кимчелекләре булган инвалидларны социальләштерү буенча "Син барысын да булдырасың!" программасы кысаларында 19 майда Минзәлә районы халыкка социал ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә көндезге бүлеккә йөрүчеләр төркеме белән чираттагы очрашу булды.
Гаилә белән эш буенча белгечләр Ольга Бывальцева һәм Наталия Кудряшова бәйләм җепләреннән "Курчак" эшләнмәсен ясау буенча остаз дәресе күрсәттеләр.
Иҗади процесс остаз дәресендә катнашучыларга шатлык китерде. Алар хәтта курчакларга исем дә бирделәр. Фильм һәм мультфильм геройлары исемнәрен сайладылар. Аннары курчаклар белән рольле уеннар уйнадылар.
Психолог Бочкарева Евгения «Дары Фребеля» уен җыелмасы ярдәмендә игътибар һәм вак моториканы үстерүгә юнәлтелгән күнегүләр уздырды.