Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, тыл ветераны Акберова Лензе Сәүбән кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Лензе Сәүбән кызы 1931 елның 20 маенда Татар АССР Минзәлә районы Наратлы Кичү авылында туган. Лензе Сәүбән кызы ун яшеннән колхозда өлкәннәр белән бергә эшләгән.
Сугыш беткәннән соң Минзәлә шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумын. Алабуга техникумын тәмамлый. Гомере буе ветеринар вазыйфаларын башкара.
Ветеранның күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар. 21941-1945 еллардагы БВС да фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Лензе Сәүбән кызының биш оныгы, биш оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Лензе Сәүбәновна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, якыннарыгыз ихтирамын тоеп гомер итүегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район
башлыгы А.Ф.Сәлахов


