Минзәлә районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына 76 төп агач утыртылды

2021 елның 7 мае, җомга

"Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында Минзәлә районында 15 мең төп агач үсентеләре утыртылачак.

"Хәтер бакчасы" акциясенә кушылып, бүген Минзәлә районында Бөек Җиңүнең 76 еллыгына багышлап, 76 төп агач үсентесе утырттылар.

Агач утырту өчен Социалистик урамыннан яңа Элеваторный микрорайонына керү мәйданчыгы сайланды. "Хәтер бакчасы" акциясе кысаларында әлеге территориядә беренче агачларны район башлыгы Айдар Сәлахов утыртты, акция турында үз фикерләрен белдерде:

– Безнең районнан Бөек Ватан сугышына 15 мең кеше китте, һәр икенчесе туган якларына әйләнеп кайта алмады. Илебез иреге өчен башларын салган якташларыбыз мәңге хәтердә калыр. Һәркайсының бөек батырлыгы истәлегенә агачлар утыртылачак, парк һәм аллеялар булдыру дәвам итәчәк.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-k-76-y-godovshchine-velikoy-pobedy-vysazheno-76-sazhentsev-derevev 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International