Якташларыбыз - Россия Федерациясе Саклану министрлыгының Хәрби университеты курсантлары Данил Миңнәхмәтов һәм Владислав Владимиров Мәскәүдә Кызыл мәйданда Җиңү парадында катнашачак.
Бүгенге көндә 3 нче урта мәктәпнең чыгарылыш укучысы Данил Миңнәхмәтов хәрби-сәяси эш факультетының 3 курсында укый, ә 1 нче урта мәктәпнең чыгарылыш укучысы Владислав Владимиров юридик факультетның 2 нче курсында белем ала.
Данил Миңнәхмәтов Кызыл мәйданда ноябрьдә уза торган тантаналы маршта ике тапкыр катнашты. Узган ел Җиңү парадында катнашты һәм "Җиңү көнендә хәрби парадта катнашкан өчен" медале белән бүләкләнде.