Минзәлә районы көрәшчеләре ТР Беренчелегендә призлы урыннар алды

2021 елның 7 мае, җомга

Ярышларда 2007-2009 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында 24 команда катнашты.

Тренерлар Рөстәм Хәмидуллин, аталы-уллы Фәнияр һәм Данис Гәрәевларда тәрбияләнүчеләр Минзәлә районы данын Билбау көрәше буенча Татарстан Беренчелегендә яклады. Турнир Мөслим авылында узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Вячеслав Севрюков (интернат-мәктәп) 48 кг га кадәр үлчәү авырлыгында - 2 нче урында, 32 кг га кадәр үлчәү авырлыгында Герман Сәлимов (Калтак) 3 нче урынга чыкты.

Тренерлар шулай ук турнирга баруда Минзәлә интернат-мәктәбе директоры Нурһади Гыйльфановның ярдәм итүен хәбәр итәләр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/bortsy-iz-menzelinskogo-rayona-zanyali-prizovye-mesta-v-pervenstve-rt

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International