Бүген Татар Мөшегесе авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Әмирҗанова Халидә Әмирҗан кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Халидә Әмирҗан кызы 1931 елның 7 маенда Татар АССРның Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылында туган. Җиденче сыйныфны тәмамлаганнан соң, колхозда өлкәннәр белән бергә эшли башлый. Сугыштан соң бухгалтер һөнәрен үзләштерә.
1952 елдан башлап, лаеклы ялга чыкканчы шушы һөнәр буенча намуслы хезмәт куя. Ветеранның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар, "1941-1945 елларда БВСнда лаеклы хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
Тормыш иптәше белән биш ул һәм бер кыз үстергәннәр. Халидә Әмирҗан кызының алты оныгы, сигез оныкчыгы бар. Алар аны бик яраталар, янынан килеп йөриләр.
Хөрмәтле Халидә Әмирҗан кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, якыннарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район
башлыгы А.Ф. Сәлахов.