6 майда Минзәлә районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгендә, көндезге бүлеккә йөрүче төркемдә, 18-40 яшьтәге менталь кимчелекләре булган кешеләр өчен "Син барысын да булдырасың!" эшче программаны гамәлгә ашыру кысаларында психолог Евгения Бочкарева төркемдә дәрес уздырды.
Ком илендә сәяхәт иттеләр, "Фребель бүләкләре" уен җыелмасын кулланып, вак моториканы үстерүгә күнегүләр ясадылар, һәм магнит конструктор ярдәмендә тирә-якта ориентлашырга өйрәнделәр.