Вакытыннан алда эш - РПФ территориаль органнарында исәпкә алынган һәм пенсияләрне үзвакытында һәм дөрес билгеләү өчен кирәкле иминиятләнгән затларның пенсия хокуклары турында мәгълматләрнең тулылыгын һәм дөреслеген тәэмин итү буенча чаралар комплексы.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Алсу Ганиева әйтүенчә, иминият пенсиясен вакытында билгеләү өчен документларны үзвакытында тапшыру пенсия хокуклары турында мәгълүматнең тулы һәм дөрес булуын тәэмин итә.
Моннан тыш, хезмәткәрләрне кирәкле документлар исемлеген мөстәкыйль формалаштыру зарурлыгыннан арындыра, пенсияне федераль закон билгеләгән срокларда билгеләү мөмкинлеге бирә, ә кирәк булганда белгечләр стажны һәм башка мәгълүматләрне раслау өчен архив оешмаларына запрослар җибәрүдә гражданнарга ярдәм итәчәк.