Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Май бәйрәмнәре чорында профилактик чаралар кысаларында, Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә чираттагы рейд оештырдылар. Рейд барышында, гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту чаралары турында социаль хезмәт алучылар белән инструктажлар һәм әңгәмәләр үткәрелде.Автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган гаиләләрдә, ПЧ-122 хезмәткәрләре автоном янгын хәбәрчеләренә техник карау үткәрделәр, кайбер гаиләләрдә батареяларын алыштырдылар. Барлык гаиләләрдә дә автоном янгын хәбәрчеләре төзек хәлдә иде.

Шулай ук, «Йортыгызны янгыннан саклагыз!» дигән белешмәлекләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International