Конкурс 06.07.2020 елдагы "Татарстан Республикасы Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия турында"гы № УП-384 Боерыгы нигезендә булдырылган Татарстан Республикасы Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия инициативасы (алга таба - Комиссия) буенча уздырыла.
Конкурсны оештыручы (алга таба – Оештыручы) – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил – ТР ГИС "Халык контроле" баш модераторы.
Конкурс модераторы (алга таба – Модератор) – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты - ТР ГИС "Халык контроле" баш модераторы.
Татарстан Республикасының Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлгән Татарстан Республикасының барлык гражданнары Конкурста катнашырга хокуклы.
Электрон адрес iyali.anrt@mail.ru яки адрес: 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 12 нче йорт.
Конкурс җиңүчеләрен котлау 2021 елның IV кварталында узачак.