Татарстан Республикасының Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү буенча эшче төркем утырышы узды.
Утырыш Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина рәислегендә узды.
"Безнең эшче төркемгә беркетелгән юнәлешләр буенча (Сәнәгатьне үстерү һәм аның көндәшлеккә сәләтлеген күтәрү" һәм "Энергетиканы үстерү" дәүләт программалары) республика икътисадына биш ел эчендә 143 млрд сумнан артык акча җәлеп ителгән. Федераль бюджет акчалары турыдан-туры республика предприятиеләре тарафыннан алынды», – дип шәрехләде парламентарий.