“Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәгендә, Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, Г.Тукайның туган көненә багышланган чара узды. Тәрбияләнүчеләр өлкәннәр белән берлектә татар һәм рус телләрендә бөек шагыйрь иҗат иткән шигырьләр әзерләделәр, җырлар җырладылар. Шулай ук балалар шәһәребезнең данлыклы урыны – Минзәлә чишмәсендә урнашкан “Шурәле” һәм “Су анасы” агач скульптурасына сәяхәт кылдылар, әкият геройлары ярдәмендә Г.Тукай иҗаты белән якыннан таныштылар. Чара тәрбияләнүчеләребез күңелендә бик күп якты хатирәләр калдырды, татар әдәбиятына кызыксыну тудырды.