Минзәлә районында Клиентлар хезмәте мәгълүмат бирә: Россия Федерациясе Хөкүмәте Карары нигезендә инвалидлыкны билгеләү яки озайтуның гамәлдәге вакытлыча тәртибе 1 октябрьгә кадәр озайтылды.
Инвалидлык буенча билгеләнгән пенсия һәм ЕДВ турында хәбәрнамә дәүләт хезмәтләре порталына килә. Мәгълүмат белән шулай ук "Инвалидларның федераль реестры"ның Шәхси кабинетында танышырга була.