Районга эшлекле сәфәр барышында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Айдар Сәлахов "Август" компаниясенең Минзәлә районында Аю и Степановка торак пунктлары арасында урнашкан сөт комплексы төзелеше барышын карадылар.
“Август-Агро” компаниясенең генераль директоры Айдар Галәветдинов комплекста эш барышы белән таныштырды. Биредә һәркайсы 3 мең тоннага исәпләнгән 76 метр озынлыкта, 18 метр киңлектә һәм 4 метр биеклектәге силос һәм сенаж өчен траншеяләрдә төзелеш эшләре 80%ка башкарылган. Яңа сезонга печән өчен склад та төзи башлаганнар. Коры ризык өчен складка, коровникка фундамент салынган.
Төзелеш эшләрендә 30 эшче һәм 11 инженер-техник хезмәткәр эшли. 2400 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексы биредә 31 гектар мәйданда урнашачак.
Беренче чиратны агымдагы елның дүртенче кварталында сафка бастырачаклар. Комплекс тулы куәтенә эшли башлагач, биредә көнгә 160 тонна сөт җитештереләчәк.
http:// http://menzela.ru/news/tema-dnya/kompleksy-stanut-tochkoy-rosta