Министр чәчүнең югары технологияләр кулланып уздырылуын үз күзләре белән күрде

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бүген авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров районга эшлекле сәфәр кылды һәм игенчеләребез тырышлыгын үз күзләре белән күрде.

Ул гына да түгел, министр агрохолдинглар һәм хуҗалыкларның, фермер Нәсим Дәүләтовның чәчү уздырганда, чәчүлекләрне тукландырганда алдынгы технологияләрне кыю иңдерүен хуплады.

Дөрестән дә, район игенчеләре узган ел ук Технология министрлыгы тәкъдим иткән яхшы сыйфатлы орлык чәчте, кайбер кырларда аерым сортлардан гектарыннан 60 центнердан артык уңыш алынды.

 Тулаем җыем 197 мең тоннадан артып китте. Быел игенчеләр үз алдына тагын да амбицияле бурыч куйды - тулаем җыемны 215 мең тоннан җиткерергә.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/ministr-svoimi-glazami-ubedilsya-chto-sev-provoditsya-s-ispolzovaniem-vysokikh-tekhnologiy

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International