5 май көнендә көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда көньяк-көнбатыштан көчле кискен җил булуы көтелә - 15-18 м/с.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Төнлә явым-төшемнәрсез диярлек.
Көндез аз гына яңгыр.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, көндез урыны белән кискен 15-18 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы +3..+5.
Көндез максималь һава температурасы +10..+12.