Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) мәгълүмат бирә: саклану министрлыгы, ЭЭМ, ФСХ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм башка көч ведомстволары линиясе буенча эшләнгән еллар яки инвалидлык буенча пенсия алган һәм гражданлык оешмаларында, учреждениеләрендә һәм предприятиеләрендә эшләүләрен дәвам иткән хәрби пенсионерларга алга таба икенче төр пенся тәэминаты билгеләнергә мөмкин - монысы РФ Пенсия фонды линиясе буенча.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева аңлатканча,элеккеге хәрбиләргә һәм башка көч хезмәткәрләренә РФ Пенсия фонды линиясе буенча билгеләнүче икенче пенсиягә хокукы булуга канун буенча каралган берничә таләпләре бар.
Хәрби пенсионерның картлык буенча иминият пенсиясен алуга хокукы бер үк вакытта түбәндәге шартлар үтәлгәндә барлыкка килә:
Гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җитү - хатын-кызларга - 60 яшь, ир-атларга - 65 яшь. Пенсия яшен этаплап арттыруны исәпкә алып, иминият пенсиясенә 1965 елның беренче яртыелллыгында туган - 56,5 яшьлек хатын-кызлар һәм 1960 елның беренче яртыеллыгында туган - 61,5 яшьлек ир-атлар хокуклы.