Эш бирүчегә хезмәт эшчәнлеген исәпкә алу ысулы турында гариза тапшырырга өлгермәгән минзәләлеләр моны хәзер эшли ала

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Инде берничә тапкыр хәбәр ителгәнчә, узган ел ахырына кадәр Минзәләнең эшләүче халкы үз хезмәт стажын ни рәвешле (кәгазь яки электрон) исәпкә алырга теләүләрен ачыкларга һәм эш бирүчегә тиешле гариза тапшырырга тиеш иде.

Әгәр 2020 елның 31 декабренә кадәр эшләүче бер гариза да тапшырмаса, эш бирүче аның хезмәт кенәгәсен элеккечә алып баруын дәвам итә.

2021 елның 1 гыйнварыннан беренче тапкыр эшкә урнашкан гражданнарга хезмәт кенәгәсе  рәсмиләштерелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International