Бүген Бикбау авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Усманова Мөҗәллия Фәхрази кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мөҗәллия Фәхрази кызы 1931 елның 4 маенда Татар АССРның Актаныш районы Зөбәер авылында туган.
Пучы мәктәбен тәмамлаганнан соң Минзәлә педагогия училищесына укырга керә. Училищены тәмамлагач, Актаныш башлангыч мәктәбенә укытучы булып урнаша.
1953 елда кияүгә чыга һәм Минзәлә шәһәренә күченеп килә. Берничә буын укучылар тәрбияләп, лаеклы ялга чыкканчы һөнәренә тугры булып кала.
Мөҗәллия Фәхразый кызының күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар, "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
тормыш иптәше белән биш бала үстергәннәр. Юбилярның бүген унике оныгы, унбер оныкчыгы бар. Барысы да аны яратып, янына килеп йөриләр.
Хөрмәтле Мөҗәллия Фәхразый кызы!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, якыннарыгыз игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район
башлыгы А.Ф. Салахов.

.jpg)

