Пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләре турында

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

Минзәләлеләргә пенсиягә вакытыннан алда чыгу кагыйдәләрен искәрттеләр.

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: 03.10.2018 № 350-ФЗ «Пенсия билгеләү һәм түләү мәсьәләләре буенча РФның аерым законлы актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль закон нигезендә зур иминият стажы булган гражданнарга пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукы беркетелгән.

Әйтик, 42 елдан ким булмаган (ир-атларга) һәм 37 елдан ким булмаган (хатын-кызларга) иминият стажына ия затларга картлык буенча пенсия гомуми билгеләнгән пенсия яшеннән ике елга алдан, әмма 60 яшьтән (ир-атлар) һәм 55 яшьтән (хатын-кызлар) иртәрәк түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International