10 яшьлек балага СНИЛСны ничек алырга?

2021 елның 3 мае, дүшәмбе

«2013 елга кадәр туган балаларга СНИЛСны РФ Пенсия фондында яки КФҮдә алырга була, - дип җавап бирә Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева. - 2013 елдан соң туган балаларга иминият номеры автомат рәвештә бирелә".

Әгәр дә балага 14 яшь тулмаган икән, аның ата-анасы тиешле учреждениегә үз паспорты һәм баланың туу турындагы таныклыгы белән мөрәҗәгать итә ала.

14 яшьтән өлкән балалар иминият таныклыгын мөстәкыйль рәсмиләштерә ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International