Бүген Минзәләдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Тихонов Михаил Яковлевич үзенең 94 яшен билгеләп үтә.
Михаил Яковлевич ТАССРның Минзәлә районы Кадрәк авылында туган. Башлангыч белем алгач, колхозда өлкәннәр белән эшли башлый. Михаил Яковлевич 1944 елның ноябрендә фронтка китә. 357 нче запастагы укчы полкта пулеметчы була. 1946-1951 елларда 10139 хәрби частьтә радиотелеграфист булып хезмәт итә. 1951 елда демобилизацияләнә. Туган авылына кайткач, шофер булып эшли. 1968 елда гаилә коргач, Михаил Яковлевич гаиләсе белән Минзәләгә күченеп килә. Тормыш иптәше белән 4 бала үстерәләр. Бүген ул онык-оныкчыкларын карарга булыша. 1986 елдан лаеклы ялда, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә үз өлешен кертә.
Ветеран 3 дәрәҗәдәге Ватан ордены, "Германияне җиңгән өчен" медале, Жуков медале, "XXX- лет Советской Армии и Флота" медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева, Минзәлә районында социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова, "Веста" КФХ директоры Ирина Михайлова Михаил Яковлевичны туган көне белән котладылар һәм район башлыгы исеменнән котлау открыткасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Хөрмәтле Михаил Яковлевич!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф. якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль
район башлыгы А.Ф. Сәлахов