Хөрмәтле минзәләлеләр - православ дине тарафдарлары!
Сезне чын күңелдән якты бәйрәм - Христосның яңадан тууы белән котлыйм!
Пасха күп гасырлар дәвамында якыннарга мәхәббәт, мәрхәмәт һәм кичерүнең саекмас чыганагы булып тора, диндарларны игелекле, чиста, ирекле итә.
Бүген Бөек пост тәмамланганнан соң, храмнар һәм православ дине тарафдарларының мәрхәмәтле йөрәкләре кабаттан эчкерсез догалар, ә йортларыбыз - бәйрәм куличларының хуш исе белән тула.
Барыгызга да һәм якыннарыгызга яшәү оптимизмы, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!
Минзәлә
муниципаль район башлыгы Айдар Сәлахов