Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина партия Рәисе Д.А.Медведевның Татарстан Республикасында Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә өлкән буынның сәламәтлеген саклау мәсьәләләре буенча гражданнарны тематик кабул итте һәм туры эфир уздырды.
«Өлкән буын – без тирән хөрмәт иткән, үз тормышлары белән үзләренең чын патриот булуларын исбатлаган ветераннар, бабайлар һәм әбиләр. Алар гомерләре буе фидакарь хезмәт куйдылар һәм бүген үз оныклары-оныкчыклары белән үз тәҗрибәләрен, зирәклекләрен уртаклашучы чын остаз булып торалар.
Иң беренче чиратта алар көн саен якыннарының күңел җылысын, актив озын гомерлелек өчен җәмгыять кайгыртуын тоеярга тиеш", - дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга эфир барышында Әлфия Когогина.