— Мин 3 нче төркем инвалид, айлык акчалата түләү алам. 1 мартка кадәр пандемия аркасында түләүне автомат рәвештә озайту гамәлдә булды. Инвалидлык срогы апрельдә тәмамлана, аны озайту өчен миңа Пенсия фондына барырга кирәкме?
— Инвалидлык буенча пенсияне һәм айлык акчалата түләүне (ЕДВ) озайту турында күрсәтмә Инвалидларны федераль реестрыннан алынган мәгълүматләр нигезендә кабул ителә. Мондый гадиләштерелгән тәртип 2021 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә.