Минзәләдә Җиңү диктантында Бөек Ватан сугышы ветераны катнашты

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Минзәлә районында Җиңү диктантын язарга Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Тихонов та килде.

3 нче урта мәктәп базасында узган чарада катнашучыларга ул болай диде:

- Мондый куркыныч сугышлар башка кабатланмасын, күгебез һәрчак аяз һәм тыныч булсын. Гражданнар, шул ук вакытта үсеп килүче буын, илебез тарихын белергә, Бөек Җиңү турында  онытмаска һәм ватанны сакларга әзер булырга тиеш. 

Чарада шулай ук Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева катнашты. Роза Салдаева район башлыгы Айдар Сәлахов исеменнән диктант язуда катнашучыларны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады.

Соңыннан катнашучылар 3 аудиториягә бүленеп, диктант яздылар һәм Бөек Ватан сугышы тарихы турында белемнәрен тикшерделәр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-v-diktante-pobedy-prinyal-uchastie-veteran-velikoy-otechestvennoy-voyny

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International