Язгы кыр эшләрендә “”Август”компаниясенең Минзәлә ОСПсы, “Калморза” хуҗалыгы һәм “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре әйдәп баралар. Аларда барлык мәйданның 41-67 процентында эш башкарылган.
Район буенча иртә сабан культуралары чәчү 37 проценттан артып китте.
“Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 1473 гектарда сидерат чәчтеләр.
Минзәлә ОСПсы, “Кама беконы”, “Ильнур” КФХСы һәм“Заиковский” хуҗалыгы игенчеләре берьеллык үлән чәчәргә керештеләр. Ул барысы 1739 гектарда чәчелде. Язгы чәчү буенча “Рус” ҖЧҖ һәм “Кама беконы” ҖЧҖ игенчеләренә башкаларга тиңләшү өчен тырышып эшләргә кирәк, аларда язгы чәчү нибары 6-10 процентка гына башкарылган.
“Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре 1334 гектарда шикәр чөгендере чәчтеләр. “Август” компаниясенең Минзәлә ОСПсы игенчеләре 900 гектарда рапс чәчеп куйдылар.