(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”) Минзәлә шәһәренең 4 санлы “Гномик” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар 25 килограмм тузган батарейка җыйды.
- Ике ай дәвамында, ата-аналар ярдәмендә җыйдык искергән батарейкаларны. Балалар бакчасында табигатькә карата сакчыл караш формалаштыру буенча планлы эш алып барыла, - диделәр тәрбиячеләр Фәридә Галиева, Диана Исаева, Ландыш Шәйхетдинова.
Батарейкаларны “ТАТМЕДИА” АҖ “Минзәлә-информ” филиалының “Кырык тартма” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенә алып килделәр. Биредән алар киредән эшкәртүгә җибәреләчәк.