Май бәйрәмнәренә чисталык һәм тәртип урнаштырыйк

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Барыбыз да яраткан май бәйрәмнәре якынлаша. Шәһәрнең бу бәйрәмгә чиста һәм каралган булуы мөһим.
Санитар-экологик икеайлык кысаларында, Минзәләдә, 30 апрельдә гомумшәһәр өмәсе узачак.

Барыгызны да катнашырга чакырабыз: йорт янында тәртип урнаштырырга, оешма-предприятие җитәкчеләренә, сәүдә объектлары хуҗаларына - беркетелгән территорияләрдә һәм янәшәдә чүп-чарны җыярга, бордюрларны агачларны, коймаларны һ.б.ларны буярга.

Чисталыкны саклау һәм шәһәрдә уңайлык тудыру - без бергәләп чишә ала торган бурыч.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International