Георгий тасмасы соңгы елларда Россия чынбарлыгының таныла торган символларының берсе булып тора.
1769 елның 26 ноябрендә патшабикә Екатерина II Рус Армиясе офицерлары өчен бүләк әзерли. Ул сугыш кырларында күрсәткән шәхси батырлык өчен бирелә торган Изге Георгий ордены, аны өч кара һәм өч сары ефәк тасмада йөртергә кирәк була. Соңрак ул Георгий тасмасы дип йөртелә башлый.
Бөек Ватан сугышы елларында, рус армиясенең сугышчан традицияләрен дәва итеп, 1943 елның 8 ноябрендә өч дәрәҗәле Дан ордены булдырыла.
Аның статусы тасманың төсләре кебек Георгий тәресен хәтерләтә.