Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР буенча суд приставларының федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергә кабул итә

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергә кабул итә.

14 майда, 14.00 - 16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре. К.Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм ТР буенча суд приставларының федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергә кабул итәчәк.

Алдан язылу өчен телефон (843) 236-41-80.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International