- Озак вакытка кызыма кунакка бардым. Ярты ел узгач кына әйләнеп кайттым. Почтальон түләү буласы көнне өйгә килмәде. Пенсия фондында миңа пенсия түләүнең туктатылып торуын әйттеләр. Бу гамәлләр дөресме?
— Пенсия кануннары нигезендә, гражданин алты ай дәвамында пенсия алмаган очракта, пенсия түләү туктатып торыла. Түләүне кабаттан яңарту өчен гражданин Пенсия фондының территориаль органына гариза тапшырырга тиеш. Гариза тапшырылганнан соң 5 эш көне эчендә карала. Пенсияне кабаттан түләү гариза бирелгән айдан соң килүче айның 1 нче числосыннан башкарыла.