Сәламәтлек һәм иминлек өчен иммунизациянең мөһимлеге хакында халыкның белеп торуын күтәрүгә юнәлтелгән Европада иммунизация атнасы кысаларында 30 апрельдә, 10.00 - 11.30 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында "кайнар элемтә" узачак.
Сезнең сорауларга Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча Идарә җитәкчесе Патяшина Марина Александровна, ТР Иҗтимагый палатасының Сәламәтлек саклау һәм экология буенча комиссия рәисе Менделеевич Владимир Давыдович, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш хәбәрче Хәертынов Халит Сәбән улы җавап бирәчәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре 30 апрельгә кадәр Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы Интернет-кабул итү аша кабул ителә https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm, һәм 30 апрельдә – "кайнар элемтә" телефоны аша 8(800)350-44-72 10.00 - 11.30.