Чираттагы көн безне нинди һава торышы белән каршылавына да карамастан, шәһәребезнең үзәк китапханәсендә һәрчак җылы атмосфера хакимлек итә.
Ә бу көн аеруча үзенчәлекле булды. Шигърият бәйрәмен китапханә директоры Резеда Ягафарова ачты. Кереш сүздә ул татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу көненең шигърият бәйрәме буларак билгеләп үтелүен, шагыйрь иҗатының татар халкы һәм дөнья җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятен ассызыклады. Моннан тыш, быелгы ел Туган телләр елы дип игълан ителде.
Бәйрәмне алып баручылар Римма Әхмәтханова һәм Наталья Кукаркина ике дәүләт телендә Габдулла Тукайның иҗади юлы этаплары турында бәян иттеләр һәм сәхнәгә үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны чакырдылар.
Бәйрәмнең икенче өлешендә Габдулла Тукай әсәрәләрен укучылар конкурсы узды.
http://menzela.ru/news/literatura-i-iskusstvo/prazdnik-poezii