23-25 апрельдә Казанда 2008/2009 елларда туган футболчылар арасында турнир узды.
Минзәлә районы җыелма командасы уенчысы Родион Белянинов Виктор Колотов истәлегенә уздырылган турнирда иң яхшы капкачы булды. Бу турыда Минзәлә шәһәренең "Олимп" командасы тренеры Рөстәм Саранов хәбәр итте.
- Түбән Новгород, Саратов өлкәсеннән, Казаннан һәм Минзәләдән командалар катнашты. Безнең команда 2 нче урынга чыкты, - диде ул.