Пенсия фондында вакытыннан алда пенсия билгеләүне кире кагуның төп сәбәпләрен атадылар

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Пенсия билгеләү турында гаризаны хокук барлыкка килгәннән соң теләсә кайчан бирергә була (әмма пенсия яше җиткәнче бер айдан да артык түгел).

РПФның Минзәлә районы Клиентлар хезмәтендә бүгенге көндә төбәктә яшәүче кайсы категория гражданнарның вакытыннан алда лаеклы ялга чыгуга һәм түләүләр билгеләү хокукы булуын һәм гаризаны кайчан тапшырырга икәнлеген аңлаттылар.

Картлык буенча иминият пенсиясе гомуми билгеләнгән пенсия яше җиткәнче билгеләнергә мөмкин. Моның өчен иминият стажының билгеле дәвамлылыгы һәм (яки) тиешле эш төрләрендә стаж булу шарт булып тора.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукына гражданнарның кайбер һөнәри һәм социаль категорияләре ия:

1. Һөнәри категорияләр

2. Социаль категорияләр

Россия Пенсия фондының территориаль органы гаризаны барлык документлар белән бергә гариза тапшырылганнан соң 10 эш көненнән соңармыйча карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International