Ана капиталына фатир/йортның бер өлешен яки бүлмә сатып алу мөмкинме?

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

РПФның Минзәлә районында Клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева җавап бирә:

- Канун нигезендә өлешләр сатып алу тыелмаган, әмма сүз барлык гаилә әгъзаларының торак шартларын яхшырту турында барырга тиеш.

Капиталны юкка гына гаиләнеке димәгәннәр. Өлешне торак корылманың төре буларак билгеләнүен аңларга кирәк. Өлеш белән өлеш арасында аерма бар: торак корылма буларак билгеләү мөмкин булмаган 1/100 өлешне билгеләргә була; ике бүлмәле фатирның ½  өлешен билгеләргә була һәм андый өлешне сатып алу гаиләнең торак шартларын чынлыкта яхшыртачак.

Еш кына без шундый вазгыять белән очрашабыз: мирас буенча гаиләнең өч-дүрт әгъзасына берничә өлеш билгеләнә, аларның бер өлеше сертификат хуҗасыныкы була һәм ул торакның тулы хуҗасы булу өчен үз туганнарының өлешен сатып алырга тели.

Бу да торак һәм гражданлык кодексларына каршы килә, моңа ана капиталы акчаларын сарыф итрәгә була. Бүлмәләрне сатып алу проблемасы тумый, ә ана капиталы акчаларын җир кишәрлеген сатып алуга юнәлтеп булмаячак.  Торак йорт белән бергә җир кишәрлеген сатып алганда акчалар бары тик йортны сатып алуга гына юнәлтелә.

- Тагын шундый сорау: ипотеканы түләп бетергәннән соң ярты ел эчендә өлешләрне балаларга бирергә була. Моны эшләмәгән яки соңрак эшләгән очракта штраф булачакмы?

- Кануннар нигезендә пенялар да, штраф та каралмаган. Болардан тыш, РПФның территориаль идарәләренең контроль функцияләре каралмаган. Андый очраклар ачыкланганда мәгълүмат хокук саклау органнарына җибәрелә.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International