Соңгы елларда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү белән бәйле вәзгыять яхшы якка сизелерлек үзгәрде - гржданнар өчен документлар әзерләү процессы гадиләшә бара.
Моңа омтылышлы үсүче КФҮ челтәре күп өлеш кертә. 6 ел элек 80 хезмәт күрсәтеп, бүгенге көнгә Татарстан КФҮ 250 дән артык хезмәт күрсәтүче өзлексез конвейерга әверелде.
Бүген учреждениенең көнгә 16 мең кеше кабул итүче 60 филиалы бар. Бу "бер тәрәзә" форматында хезмәт күрсәтүнең уңайлыгы һәм халыкның учреждениегә ышанычы турында дәлилли.
"Минем документлар" үзәкләре челтәре сервислы дәүләт төзү бурычын хәл итүдә уңышлы проектларның берсе булып тора.