Табыннарда яңа пешкән икмәк булсын өчен алар бәйрәмнәрдә дә эшлиләр

2020 елның 15 октябре, пәнҗешәмбе

Икмәк һәрчак стратегик социаль продукт булды һәм шулай булып калачак. Еш кына икмәк турында тәмсез, тиз искерә, күгәрек белән каплана кебек ямьсез сүзләр ишетергә туры килә.

Бүгенге көндә бер вакытта тәмле дә, файдалы да, очсыз да икмәк җитештерү җиңелләрдән түгел. Бигрәк тә завод совет чорыннан ук эшләсә, аны яңарту өчен финанс мөмкинлекләре чикле булса...

Бүген сүз "Минзәлә икмәк заводы" ЯАҖ хакында барачак. Аңа узган гасырда ук - 1958 елда нигез салынган. Бүгенге көндә заводны практик яктан чыныккан, энергияле Фәннүр Солтанов җитәкли. Заводның төп эшчәнлеге - икмәк-күмәч һәм кондитер эшләнмәләре җитештерү. Моннан тыш предприятие эчә торган "Минзеля" минераль суы җитештерә.

Биредә үз эшенә бирелгән. дус һәм тату коллектив тупланган, эшне бер команда башкара.

- Яхшы сыйфатлы икмәк күңел биреп эшләсәң генә туа, - ди "Минзәлә икмәк заводы" ЯАҖ директоры Фәннур Солтанов. - Әмма күңел биреп эшләү генә дә җитми. Профессинал булу һәм пешекчеләрнең эш тәҗрибәсе уңышның аерылгысыз өлеше.

«Минзәлә икмәк заводы» ЯАҖ территориясендә 83 метр тирәнлектә борауланган скважина бар. Шәһәр халкын сыйфатлы чиста су белән тәэмин итү максатыннан, шәһәрнең төрле өлешендә  24 сәгать эшләүче артезиан суын сату өчен 5 аппарат урнаштырылган.

Күптән түгел предприятие 60 еллык юбилеен билгеләп үтте. Шушы чор эчендә предприятие өзлексез, бәрәм һәм ял көннәрендә дә эшләде. Минзәлә икмәк заводы продукциясен көн саен көтеп алалар, чөнки яраталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International