4 сентябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булуы көтелә, рельефның түбән урыннарында 0 градуска кадәр кырау төшәчәк.
4 сентябрьгә һава торышы
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Явым-төшемнәрсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил төньяк-көнчыгыштан 4-9 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +5..+7˚, түбән урыннарда +3..+5˚. Көндез максималь һава температурасы +17..+19˚.