Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне. хезмәт ветераны Макарова Александра Максимовна юбилеен билгеләп үтә.
Александра Максимовна Минзәлә районы Юртау авылында туган. Сугыш вакытында урман хәзерләүдә эшләгән. 1952 елда кияүгә чыга һәм алар Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр.
Аракы-ликер заводында йөк ташучы булып эшли. аннары икмәк заводында камыр басучы була. Александра Максимовнаның күпсанлы рәхмәт хатлары бар. Тормыш иптәше белән ике кыз үстерәләр.
5 оныгы 11 оныкчыгы аның янында еш булалар, хәәләрен белешеп торалар. Яше туксанда булса да. кәефе күтәренке. зиһене ачык юбилярның..
Хөрмәтле Александра Максимовна!
Туган көнегез белән эчкерсез котлауларны кабул итеп алыгыз!
Хөрмәт белән, Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Салахов